Презентация на тему: Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп

Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк
Игеннәрең күкрәп уңа Туган ягым-Тукаем
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Күзкәебезне данлаучы язучы – шагыйр ь ләребез: Рәшит Гәрәй, Габделхәй Сабитов, Салисә Гәрәева, Фәннүр Сафин, Рафис Мәүҗиев (Югары Байлар авылының тарихын
Рәшит Гәрәй улы Гәрәев (1931-1999)
Шушы җир безне үстерде, Шушы җир кадерләде. Шушы җир анабыз булып, Көрәшкә хәзерләде. Р.Гәрәй
Көл астыннан күтәрелгән гөлем! – Көннәремә шатлык сибәсең. Ятлар куйган чикләр артка чигә, Дөнья танып, зурлап сөйләсен!
Салисә Гәрәева
Габделхәй Сабитов   - язучы, шагыйрь һәм драматург
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Чорлар аша узып бер моң килә
Сөйгән халкының ихлас мәхәббәте
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп
1/20
Средняя оценка: 4.1/5 (всего оценок: 91)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (13677 Кб)
1

Первый слайд презентации

Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп үстерәсең, Кодрәтең киң синең, Җир-Анам.

Изображение слайда
2

Слайд 2: Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

“Әдип вә галимнәре булмаган кавем бәхетсез, мәшһүр кемсәләрен оныткан халык көчсез, әдәбияты булмаган милләт рухсыз” Ризаэддин Фәхреддин

Изображение слайда
3

Слайд 3: Игеннәрең күкрәп уңа Туган ягым-Тукаем

Тукай ра йоны Ватан картасында 1976 елның 20 апрелендә элеккеге Чаллы районы җирлегендә барлыкка килде. Ул – Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра ул.Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына хастыр.

Изображение слайда
4

Слайд 4

Тырыш хезмәт белән һәр көн Матурлана минем Кузк әем, Күзкәемне данлап җырлар өчен, Җитмәс кебек җылы сүзкәем Бәхет биргән җирем

Изображение слайда
5

Слайд 5: Күзкәебезне данлаучы язучы – шагыйр ь ләребез: Рәшит Гәрәй, Габделхәй Сабитов, Салисә Гәрәева, Фәннүр Сафин, Рафис Мәүҗиев (Югары Байлар авылының тарихын язучы), Рифкат ь Закиров, Насифуллин Ярулла, Рафис Зиатдинов

Күзкәй авылының тарихын барлаучы һәм язучы, 15 китап авторы, 94 яшен тутырган Вәлиев Галимҗан Шакир улы Күзкәй ягы – иҗатчылар төбәге

Изображение слайда
6

Слайд 6: Рәшит Гәрәй улы Гәрәев (1931-1999)

Ул  1931 елның   15 апрелендә Татарстанның Минзәлә районы   Малтабар авылында туа. Туган авылында — башлангыч мәктәпне, күрше Күзкәйдә урта мәктәпне тәмамлый.  1949 нчы елда  экстерн тәртибендә имтихан тапшырып,  Минзәлә педучилищесын   тәмамлау турында таныклык алгач, укытучы булып эшли башлый. Аның “ Беренче хисләр” дигән тәүге җыентыгы  1952 елда   дөнья күрә. Шуннан соң шагыйрьнең “Шинель җылысы ”, “ Җырчы камышлар ”, “ Җырлап яшәр чагыбыз ”, “ Һаваларда йолдыз ”, “ Рәхмәт сезгә ”, “ Төнге учаклар ”, “ Сиңа тартыла күңел ”, “ Юлдашым булсаң иде ”, “ Үзеңә чакыр мине”, “ Синдә калам”, “ Көнбагышлар чәчәктә ” китаплары һ. б. әсәрләре басылып чыкты.

Изображение слайда
7

Слайд 7: Шушы җир безне үстерде, Шушы җир кадерләде. Шушы җир анабыз булып, Көрәшкә хәзерләде. Р.Гәрәй

Шушы җир безне үстерде

Изображение слайда
8

Слайд 8: Көл астыннан күтәрелгән гөлем! – Көннәремә шатлык сибәсең. Ятлар куйган чикләр артка чигә, Дөнья танып, зурлап сөйләсен!

Фәннур Шәйхенур улы Сафин 1948 елның 27 июнендә Татарстан АССРның Тукай ( Минзәлә ) районы Күзкәй авылында туган. Фәннур Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килеп, башлангыч мәктәптә укыганда ук беренче шигъри тәҗрибәләре белән « Ялкын » журналы һәм « Яшь ленинчы » газеталарында күренә башлый. Студентлык елларында иҗат иткән шигырьләре исә « Беренче карлыгачлар » (1970), «Юл башы » (1972) исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрә. Шагыйрьнең беренче мөстәкыйль китабы — «Кеше юлга чыкса » (1976) исемле җыентыгы « Җитмешенче еллар Корчагиннары » дигән Бөтенсоюз конкурсына куелып, җиңүчеләрнең берсе итеп таныла. Ф. Сафин — нигездә лирик шагыйрь. Аның шигырьләре яшьлек романтикасы белән мул сугарылган булып, үз замандашларының күңел кичерешләре, туган җир, туган табигать турында лирик уйланулар рәвешендә кабул ителә. Фәннүр Сафин

Изображение слайда
9

Слайд 9: Салисә Гәрәева

Салисә Гәрәева   1938 елның   6 нчы ноябрендә   Татарстанның   Минзәлә районыТулбай   авылында туа.  1956 елда   Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый. Ямьле Минзәлә буйларында туып үскән кыз язмышын кырыс Урал белән бәйли. Урал аны кеше итә, шәхес итә. Уралда аның яңа шигырьләре туа. Һәм ул биредә адәм баласына кирәк булганның бөтенесен – ризыгын да, сөйгәнен дә, бәхетен дә таба. Шагыйрә Чиләбе телевидениесендә татарча тапшырулар оештыра. Чиләбедә ул Муса Җәлил исемендәге татар-башкорт иҗат берләшмәсен булдыра Туган илнең телләр бакчасында Ул үз моңы белән дан тота. Халкым белән мине берләштерә, Җырлы йөрәгемне балкыта !..

Изображение слайда
10

Слайд 10: Габделхәй Сабитов   - язучы, шагыйрь һәм драматург

« Туган җир туфрагы (Земля родная)» (1963) « Үлемсез Акылгали (Бессмертный Акылгали )» (1964) « Тармаклы яшен (Ветвистая молния)» (1981) « Урман кызы (Лесная девушка)» (1991) Пьесалар Очерклар Т әрҗемәләр

Изображение слайда
11

Слайд 11

Туган җирнең тугры кошлары без, Уйламадык читкә китәргә... Кендек каны тамган изге җирне Ничек инде ятим итәргә? Көз бит үзе муллык чоры бездә – Мул игеннәр шаулый басуда. Иген җырын бер тыңларга сусап, Ятма икеләнеп кайтырга. Җиң сызганып куй да, изге җиргә, Хезмәт тирең тамсын туфракка. Чәчәк таҗын иеп,иген башын ияр, Даның китәр ерак-еракка. Районыбыз Гимны да аның иҗат җимеше. Биклән кызы Рәзинә Сәетгәрәева “Моң чишмәсе”, “Күңел сандыгы”, Йөз бүләккә йөз теләк“Күңелем догалары” “Түз,йөрәгем, түз...” китаплары авторы. Рәзинә Сәетгәрәева

Изображение слайда
12

Слайд 12

Мәктәп елларыннан ук шигырьләр белән мавыга. Армиядә, офицер ( отставкадагы подполковник) булып хезмәт иткән елларында да шигырьләр яза. Дистәдән артык китап авторы. Дистәләгән шигырьләргә көйләр язган. 1989 елдан Чаллы шәһәрендә яши. Рубис Таҗи улы Зарипов 1939 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының (элеккеге Ворошилов) хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлый Рубис Зарипов

Изображение слайда
13

Слайд 13

Галина Казан ц ева КАЗА́НЦЕВА Галина Александровна (3.2.1953, Тукай р-ны Керәшен Маҗыны а.), җырчы ( лирик-колоратуралы сопрано), ТРның халык артисты (2000).1978 елда Казан консерваториясен (З.Г. Хисмәтуллина классы) тәмамлый. 1978–98 дә Татар опера һәм балет театры солисты. Төп партияләре: Микаэла (« Кармен », Ж.Бизе), Мюзетта («Богема», Дж.Пуччини ), Алтынчәч ( шул исем. опера, Н.Җиһанов ), Галимә («Кара йөзләр », Б. Мөлеков ), Сәрвәр (« Башмагым », Җ. Фәйзи ) һ.б. Киң, тулы диапазонлы, көчле һәм матур тембрлы тавышы, ачык чагылышлы иҗади индивидуальлеге, табигый сәхнә мөлаемлылыгы, югары профессиональ осталыгы белән аерылып тора.

Изображение слайда
14

Слайд 14

Илебезнең төрле почмакларында Мәскәүдә, Прибалтикада, Алма-Атада, Петрозаводскида, Архангельскида – тагын кайларда гына гастрольләрдә булмадык. Безгә караганда күпкә әйбәтрәк яшәгән якларны күрдек, ләкин безнең Борды басуларына, Борды урманнарына җиткән урыннар булмады. Борды әремнәре ачысын сагынып, ашкына-ашкына, авылга кайта идем. Җырлау сәләтем дә, очып биюем дә, авырлыклардан куркып тормавым да авыл баласы булуымнан килгәндер. Авыл күпне бирде, шул ук вакытта күпне алды, таләп тә итте, дип саныйм (Рәйсә Тимофеева истәлекләреннән). Иҗаты-бөтен гомергә Борды авылында туып үскән Раиса Тимофеева тирән контрал ьто тавышка ия җырчы

Изображение слайда
15

Слайд 15: Чорлар аша узып бер моң килә

Илһам Шакиров Тукай (Сарман) районы Октябр ь Б үләк авылында туган. Татарстанның, Россиянең халык артисты. Габдулла Тукай премиясе лауреаты. Озын четерекле көйләрне – халык җәүһәрләренең бай хәзинәсен халыкның үзенә янәдән эшкәртеп кайтаруны, бүләк итүне үзенең изге бурычы дип аңлап, бөтен нечкәлеген, аһәңен тоеп башкаручы җырчы. Ел саен 15 февральдә Илһам Шакировның туган көнен зурлап билгеләп үтәләр. Туган авылында музей-йорты   гөрләп эшли. Җырчыга багышлап, Татарстан китап нәшрияты зур форматлы, зәвыклы альбомнар чыгарды.

Изображение слайда
16

Слайд 16: Сөйгән халкының ихлас мәхәббәте

Яшеллеккә күмелеп утырган Яңа Бүләк авылында чирәмлектә – табигать кочагында тәгәрәп үскән Илһамны Аллаһы Тәгалә табигый   тавыш һәм кабатланмас моң белән бүләкләгән. Сөйгән халкының ихлас мәхәббәте яшәргә көч бирә аңа. Кыска сүзле, зирәк фикерле, юморга бай җырчыны тыйнак, зыялы, тәрбияле, гади булганы өчен дә хөрмәт итәләр, олылыйлар .

Изображение слайда
17

Слайд 17

Һаваларда Зөһрә йолдыз Тукай районы Салих-Тукай авылында туып үскән Зөһрә Сәхәбиева “Җидегән чишмә”,”Сусау” җырлары аша тамашачы мәхәббәтен бик тиз яулап алды. Татарстанның халык артисты.

Изображение слайда
18

Слайд 18

Бик сагындым, очып кайтыр идем  Бер тургае булып кырларның.  Сиңа багышланып, күңелемдә  Иң моңлысы йөри җырларның. Калмия урта мәктәбенең ветеран – укытучысы. Шагыйрә үзенә илһам биргән туган ягына, башаклар чайкал- ган басу-кырларына, сагышлы бала- чагына, бәллүр чишмәләренә, кеше- леккә яшәү дәрте бирә торган мәхәбәт- кә мәдхия җырлый. “Көзләремә кереп барам” кебек шигыр ьл әр һәм нәсерләр җыентыгы авторы. Зөләйха Закирова

Изображение слайда
19

Слайд 19

Хөсәен Җәг ъ фәр – Иштирәк горурлыгы Бу карлар бит вакытлыча гына, Түгелме соң түзә алмаслык. Язлар көйсез диеп көйсезләнмик, Гомерләр бит сөеп туймаслык. Татарстан язучылар берлеге әг ъ засы. 8 китап авторы.

Изображение слайда
20

Последний слайд презентации: Тукай районының танылган шәхесләренә багышланган презентация Җан җылыңны биреп

Тукай исеме – бөек исем ! Бөек Тукай исемен аклап, Яши халкым үрләр яулап. Кырлай ягы – дәверләрдә, Туган телем – күңелләрдә. Тукай исеме – бөек исем, Исеменә җис (е) ме килсен ! Яңгыр вакытында явып, Җил дә вакытында иссен... Уңдырышлы еллар килсен! Әкиятләр чынга аша, Безнең төбәк чәчәк ата. Алда көтә изге эшләр, Тукай рухы мәңге яшәр. Тукай исеме – бөек исем, Исеменә җис (е) ме килсен ! Яңгыр вакытында явып, Җил дә вакытында иссен... Рәзинә Сәетгәрәева Тукай исемен горур йөртәбез

Изображение слайда