Презентация на тему: Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү

Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү
1/9
Средняя оценка: 4.9/5 (всего оценок: 85)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (854 Кб)
1

Первый слайд презентации: Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү

Башкардылар: 1 курс магистрлары А.Шамсутдинова,Л.Исмәгыйлова

Изображение слайда
2

Слайд 2

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан санала. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтүгә, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була. Рус педагогы К.Д.Ушинский укучыларда тел үстерү эшенең психологик нигезләрен ача, телне фикергә, фикерләүне телгә бәйләп карый. Ул үзенең хезмәтләрендә баланың сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләсенә зур урын бирә. Укытуның башлангыч чорында ук укучыларга тел үстерү күнекмәләрен бирә башларга кирәклеген әйтә. К.Д.Ушинский туган телне белем чишмәсе дип атый: аның фикеренчә, тел- иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче генә түгел, бәлки, әйләнә-тирәдәге табигать, җәмгыять тормышы белән таныштыручы да. Ана теле дәресләрендә баланың язу һәм сөйләм телен үстерү эшен системалы рәвештә алып барырга чакыра.

Изображение слайда
3

Слайд 3

Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында ана теле дәресләрендә әйтмә һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча игътибар итә. “Сөйләү яшәүдә нинди зур урын тотса, язып аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле”,- ди. Шуңа күрә “Инша үзенең иң саф рәвеше белән беренче сыйныфта ук башлана”,-дип билгели. Беренче көннән үк балаларга бәйләнешле сөйләмгә куелган таләпләрне аңлатам. Алар түбәндәгеләр: 1.Сөйләм эчтәлекле булырга тиеш. 2.Сөйләм логикалы,акылга ятышлы булырга тиеш. 3.Сөйләм ачык булырга тиеш. 4.Сөйләм анык булырга тиеш. 5.Сөйләм саф, чиста булырга тиеш. 6.Сөйләм грамматик яктан төзек, орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес булырга тиеш. 7.Сөйләм тел чараларына бай булырга тиеш. 8.Сөйләм тәэсирле булырга тиеш.

Изображение слайда
4

Слайд 4

Башка сөйләм эш төрләреннән язма сөйләм үзенең тулылыгы, аныклылыгы, җәенкелеге белән аерылып тора, чөнки язма сөйләм ул үз фикереңне турыдан-туры әйтү юлы белән түгел, ә бераз вакыттан соң объектка җиткерү максаты белән эшләнелә. Башлангыч этапта алган дөрес язу күнекмәләре кешенең гомере буена иң кирәкле гамәлләрдән санала, чөнки адәм баласы ишеткәнне, күргәнне, укыганны, әйләнә-тирәгә, кешеләр һәм җәмг ы ятькә карата фикерләрен дөрес итеп формалаштыра белмәсә, грамоталы шәхес була алмый. Укучыларның орфографик грамоталылыгын күтәрү өчен тел укытучыларына түбәндәге принципларга таянып эшләү кулай : - гомумдидактик принциплардан аңлылык, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, системалылык принциплары; - психологик принциплардан язма сөйләмгә өйрәнүгә ихтыяҗ барлыкка китерү, белем һәм күнекмәләрнең эзлекле-этаплап формалашуы, укучыларның шәхси-психологик һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу тора.

Изображение слайда
5

Слайд 5

Язма сөйләм ирекле, чикләнмәгән, баланың үз иркенә нигезләнгән, сөйләмә тел белән чагыштырганда, аңа уйлап, аңлап эшләнгәнлек хас. Ул баланы фикерләргә, акыл сәләтен эшкә җигеп язарга, сөйләм барышын төшенеп барырга мәҗбүр итә. Язма сөйләм – балалар өчен гадәти булмаган ситуациядә, әңгәмәдәшсез, үзалдына сөйләү. Бу – монолог, күз алдына, хыялга китерелгән әңгәмәдәш, ак кәгазь бите белән сөйләшү.

Изображение слайда
6

Слайд 6

Дөрес язуның өч нигезе бар: 1) фонетик нигез (сүзләрнең әдәби әйтелешен белү); 2) морфологик нигез (сүзләрне дөрес язу кагыйдәсен белү); 3) график нигез (әйтелеше белән язылышы арасында булган сүзләрне дөрес итеп язу). Рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрендә укучыларның язу күнекмәләрен үстерү – иң катлаулы мәсьәлә, шуңа күрә бу өлкәдә укытучы зур тырышлык күрсәтергә тиеш. Язу – сөйләм эшчәнлегенең дүртенче төре һәм ул эзлекле рәвештә башка төрләр белән тыгыз бәйләнгән. Башта укучылар өйрәнелә торган лексик берәмлекләрне һәм грамматик калыпларны дөрес итеп әйтергә өйрәнәләр; аларның мәгьнәләрен тыңлап аңлыйлар, соңыннан аларны текстларда укыйлар (язылышын күрәләр), аннары гына төрле язма эшләр эшлиләр. Шул сәбәпле язу өстендә эшләү түбәндәге этапларны үз эченә ала: 1) сүзнең әйтелешен белү; 2) языла торган сүзнең мәгьнәсен аңлау; 3) сүзне әйтеп карау; 4) сүзнең язылышын күргән булу; 5) сүзне язып караган булу. Шушы эзлектә эшләгәндә генә, дөрес язу күнекмәләре тиешле дәрәҗәдә үсеш алырга мөмкин. Татар телендә орфографиянең төп принцибы булып фонетик (сүзне ишетелгәнчә язу) принцип саналса да, морфологик ( сүзләрнең мәгьнәле кисәкләре – морфемаларның бөтенлеген саклап язу), график (алынмалар язылышы, рус теленнән һ.б. телләрдән кергән сүзләр кайсы телдән кергән, шул телдәгечә язылалар: демократия, сәлам, гадәт, инструкция һ.б.), тарихи-традицион (сүзләрнең элекке язылышын саклап калу) принциплар да яшәп килә. Рус телендә морфологик принцип төп принцип булып торса да, фонетик принцип та кулланыла.

Изображение слайда
7

Слайд 7

Мәктәптә у кучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә. Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү. Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү(изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү(сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

Изображение слайда
8

Слайд 8

Укытучы һәр дәрестә сүзләрне дөрес язарга өйрәтү юнәлешендә эзлекле эш алып барганда уңышка ирешә ала. Бу – түземлек сорый торган четерекле хезмәт. Дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен формалаштыруда укучылар орфограммаларны ниндидер дәрәҗәдә өйрәнгәч, төрле язма, иҗади эш төрләре дә үткәрү аеруча ярдәм итә. Диктантларның һәр төре – ул укучыларда телгә өйрәтүдә зур файда китерә, орфографик грамоталылыкны күтәрүдә тиешле ролҗ уйный. Изложение һәм сочинениеләр дә сөйләм күнегүләре дип саналалар. Изложениеләр кыска, җәенкерәк һәм ирекле булырга мөмкин. Кыска изложение – конспект, аннотация, реферат төзүгә күчүнең бер этабы. Җәенкерәк изложениләрдә хикәядәге персонажлар турында өстәмә мәгълуматлар бирелә, тирә-юньдәге детальләр сурәтләнә, төрле вакыйгалар тасвирлана. Инша (с очинение ) баштарак сөйләшү темасы белән бәйле була һәм, күләме кечкенә булып, миниатюр инша дип атала. Ул язма сөйләмнең төрле жанрларында булырга мөмкин (тасввирлау, хикәяләү, фикер йөртү). Һәр жанрга караган тел чараларын максатчан рәвештә өйрәнә бару кирәк. Инша язар алдыннан, аның текстын төзү өчен әзерлек алып барырга кирәк. Бу әзерлек план төзү, телдән сөйләү, тел материалына өйрәнү, тарихи-мәдәни төшенчәләрен ачыклау белән бәйле. Болардан кала, дөрес язу күнекмәләренә өйрәтүгә сорауларга җаваплар да керә. Укылган яисә тыңланган текст, картина, берәр рәсем материалында сораулар бирелә. Җавап язмача эшләнә.

Изображение слайда
9

Последний слайд презентации: Татар теле дәресләрендә язма сөйләмгә өйрәтү

Хаталарны төзәтү. Язма эш һәрвакыт тикшерелергә һәм укытучы тарафыннан бәяләнергә тиеш. Түбәндәге этапларны билгеләргә мөмкин: 1) укучыларның язма эшләрен тикшерү һәм бәяләү; 2) табылган хаталарны җыю һәм төркемләү; 3) укытучының хаталарны тикшерү дәресенә әзерлеге; 4) укучылар җибәргән хаталар өстендә эшләү; укучыларның үз хаталары өстендә шәхси эшләре.

Изображение слайда