Презентация на тему: музыкалы

Реклама. Продолжение ниже
музыкалы
музыкалы
музыкалы
1/3
Средняя оценка: 4.5/5 (всего оценок: 41)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (10657 Кб)
Реклама. Продолжение ниже
1

Первый слайд презентации

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/3
2

Слайд 2

Авылдашыбыз Латыпов Зиннәтулла Фәсәхетдин улы 1924 нче елның 27 нче мартында Яшел үзән районы Паратск авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1927 нче елда Әлки районының Яңа Чаллы авылына гаиләсе белән күченеп кайталар.1933 нче елда Яңа Чаллы җидееллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә.Авыл мәктәбенең бишенче сыйныфын тәмамлаган җәйләрендә үк Зиннәт ага сука,печән җыю, көлтә ташу эшләрендә катнаша башлый. 1941 нче елда 7 нче сыйныфны тәмамлый һәм “Туры юл” колхозында хезмәт юлын башлый. 1942 нче елның июненә чаклы хезмәтен шунда дәвам итә. 1942 нче елда аны ФЗӨ гә укырга җибәрәләр. Ул анда агач эшкәртү остасы, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Әмма анда озак укырга туры килми, 1943 нче елның 10 январенда ул армия сафларына мобилизацияләнә, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә башлый. 1944 нче елның октябрендә ул Көнчыгышка озатыла,күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша. 1945 нче елның мартында ул яңадан Ерак Көнчыгышка кайтарыла.Шушы елның сентябрь- октябрь айларында Мильково шәһәрендә японнарга каршы сугыша.1948 нче елда демобилизацияләнә һәм исән – сау туган якларына әйләнеп кайта. 1958 нче елга кадәр “Туры юл” колхозында бригадир булып хезмәт күрсәтә. 1958 елда “Актай” совхозы оеша һәм “Туры юл” колхозы аның составына кертелә.Сугыштан соң авылда тормыш бик авыр була. Ләкин бирешми Зиннәт ага,урманын да ега, җирен дә сукалый, урагын да ура. Наҗия апа белән тормыш корып өч кыз, бер ул да тәрбияләп үстерәләр. 1958 - 1964 нче елларда Зиннәтулла Фәсәхетдин улы авыл советы председателе булып эшли. 1964 елдан 1994 нче елларда терлекчелек тармагында ферма мөдире була. 70 яшендә генә лаеклы ялга китә ул. Үлемсез полк 1941-1945

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/3
3

Последний слайд презентации: музыкалы

Сәйфуллин Хамзә Заһидулла улы 1923 нче елның 12 нче октябрендә Яңа Чаллы авылында крестьян гаиләсендә 4 нче бала булып дөн ь яга килә. Хамзә абый 7 яшьтә укырга керә,ә 12 яш ендә авылда ат көтүчесе булып эшли башлый. 1940 нчы елның көзендә Элец шәһәрендәге ФЗӨ гә укырга керә.Ул анда шахтер – бораулаучы һөнәрен алып чыга. Аны 6 айдан соң иптәшләре белән Краснадон шәһәренә эшкә җибәрәләр. 1942 нче елны ул сугышка алына. 1943 нче елның башында Курск дугасында булган рәхимсез сугышта катнаша. Ул 1945 нче елны Берлин янында яралана,ике аягын өздерә.14 ай госпитал ь дә ята. Хамзә агай 1946 нчы елның 7 нче июлендә беренче группа инвалид булып, туган авылына әйләнеп кайта.Алар 1954 нче елны Оркыя апа белән тормыш корып, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Үлемсез полк

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/4
Реклама. Продолжение ниже