Презентация на тему: Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу

Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу
1/31
Средняя оценка: 4.7/5 (всего оценок: 57)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (2349 Кб)
1

Первый слайд презентации

Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу хакта “Изгелектә уяу булыгыз” дигән язманы укып белә аласыз. “Корбан чалу Аллаһка я кынайта” дигән материал да сезнең өчен файдалы булачак. Тагын шунысы да мөһим : Корбан гаете Рамазан ае тәмамлангач, 70 КӨННӘН соң билгеләп үтелә. ИРЕНМӘГЕЗ, УКЫГЫЗ! АЛЛАҺКА ЯКЫНАЕРГА, КОРБАН ЧАЛЫРГА ӘЗЕРЛӘНЕГЕЗ! Башкалар белән дә бүлешегез ! ҖОМГА КҮЧТӘНӘЧЕ

Изображение слайда
2

Слайд 2

ИЗГЕЛЕКТӘ УЯУ БУЛЫЙК! Зөлхиҗҗә ае мөселман календаренең бик тә әһәмиятле айларының берсе санала. Аеруча беренче ун көне бөек һәм бу көннәрдә башкарыла торган гыйбадәтләрне, изге гамәлләрне зур тырышлык белән башкарырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: "Ун төн белән ант итәм, ун төннәр Зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки Рамазан аеның ахыргы ун төннәредер", - диде ("Фәҗер ",2 ).

Изображение слайда
3

Слайд 3

Бу көннәрдә кылынган  игелекле гамәлләр иң яхшылары булып исәпләнә. Алар Аллаһ юлындагы җиһадтан да яхшырак бәяләнә. Бу турында  Пәйгамбәребез с.г.в.: "Аллаһ бу ун көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата", - диде. Кешеләр аннан сораганнар: "Әй, Аллаһының Расүле, әгәр дә башка көннәрдәге эш Аллаһ юлындагы җиһад булсадамы"?  Пәйгамбәребез с.г.в. : "Хәтта бу Аллаһ юлында җиһад булса да. Әмма Аллаһ юлына чыгып, үз-үзен һәм мөлкәтен корбан иткән кешеләрдән тыш", - диде ( Бохари, Тирмизи).

Изображение слайда
4

Слайд 4

ЗӨЛХИҖҖӘНЕҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЕНДӘГЕ ГЫЙБАДӘТЛӘР: Әлеге айның атамасы да хаҗ сүзеннән алынган. Зөлхиҗҗә – Хаҗ сәфәре кылына торган ай.  Пәйгамбәребез с.г.в. : "Кем хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча бу Йортка хаҗ кыла, ул аннан анасы тудырган көндәге кебек булып кайта", - дигән (Бохари, Мөслим). Пәйгамбәребез с.г.в.  Хаҗның кабул булуын Гарәфә көн белән бәйләгән. Гарәфә көне ничек узса, ул көнне кылынган гыйбадәтләрне Аллаһы Тәгалә ничек кабул итсә, аның хаҗы да шулай кабул булыр диелә хәдисләрдә.

Изображение слайда
5

Слайд 5

2.  Аллаһыны зикер итү - иң яхшы гамәлләрдән санала. Ибн Гомәр (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез с.г.в. - нең шул сүзләрен тапшыра: “ Бу көннәрдә ешрак “Ләиләәһәиллә-Ллааһ ” дип,  тәһлил, “Аллаһу Әкбәр!” дип, тәкъбир, “ ӘлхамдулиЛлаһи”  дип, тәхмид  әйтегез” (Әхмәд).  Тәкъбир дигән вакытта “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Лә иләәһә иллә-Ллааһу үәЛлааһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! үәлиЛләһил-хәмд!” сүзләрен әйтү күз алдында тотыла.

Изображение слайда
6

Слайд 6

3. Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән алып тугызынчы көненә кадәр көндә (яки шул тугыз көннәрнең кайберләрендә), Хаҗ кылучылардан кала, ураза тоту бик тә фазыйләтле. Пәйгамбәребез с.г.в. кешеләрне ураза тотарга өндәгән. Үзенең хәдисләренең берсендә ул: “Аллаһ юлында тоткан бер көн ураза Аллаһ колының йөзен Тәмуг утыннан җитмеш еллык ераклыкка читләтер”, - дигән (Бохари, Мөслим). Имам Нәсаи: “Пәйгамбәребез с.г.в. Зөлхиҗҗә-нең тугыз көнендә ураза тота иде”, - дип әйткән.

Изображение слайда
7

Слайд 7

4. Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне арасында елның иң яхшы ике көне бар. Беренчесе - Гарәфә көне (Зөлхиҗҗәнең тугызынчы көне), икенчесе - Корбан бәйрәме көне (Зөлхиҗҗәнең унынчы көне). Хаҗ гамәлләре дә шушы вакытта үтәлә. Һәр елны дөн ь яның барлык илләрен- нән җыелган хаҗилар Гарәфә тавын- да дога һәм гыйбадәт кыла.  Пәйгам- бәребез с.г.в. нән Гарәфә көнендәге ураза тоту хакында сорагач, ул: "Гарәфә көнендә ураза тоту -  үткән елдагы һәм киләсе елдагы гөнаһлар- ны кичеречәк", - дип җавап биргән. Димәк, Гарәфә көнендәге ураза ике еллык гөнаһларны кичерерлек дәрәҗәдә саваплы булып чыга.

Изображение слайда
8

Слайд 8

Пәйгамбәребез с.г.в. Гарәфә көн турында тагы: "Аллаһының Үз колларын тәмуг утыннан Гарәфә көненнән дә күбрәк коткарган башка көне юк. Чынлап та Аллаһ Бөек. Үз колларына якынлаша һәм фәрештәләр каршында алар белән мактана. Һәм аннан соң сорый: "Алар ни телиләр" - дигән (Мөслим). Икенче хәдистә: " Гарәфә көнендә укылган дога иң яхшы дога", - диелә.

Изображение слайда
9

Слайд 9

Изображение слайда
10

Слайд 10

Бу доганы еш кабатлагыз !  "Ләә иләәһә илләЛлааһү вәхдәһүу ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-иң кадиир." (Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт — Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә )

Изображение слайда
11

Слайд 11

5.Тәүбә итү- иң яхшы гамәл. 6.  Бу көннәрдә Изге Коръәнне аеруча  күбрәк укырга тырышыйк. 7. Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк. 8. Башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне - күршеләреңә хөрмәт күрсәтү, туганлык бәйләнешләрен тоту, башка игелекле эшләр турында да онытмыйк. 9. Мохтаҗларга сәдакалар бирик. 10. Бәйрәм көнне һәм Тәшрикъ көннәрендә корбан чалырга дигән күрсәтмәне дә истән чыгармыйк.

Изображение слайда
12

Слайд 12

Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлеге фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга, тәкъвалыкта, гыйбадәтнең ихласлыгында ярышырга насыйп әйләсә иде! Аллаһ биргән мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк.

Изображение слайда
13

Слайд 13

КОРБАН ЧАЛУ АЛЛАҺКА ЯКЫНАЙТА Корбан чалу - кешеләр өчен Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Гарәпчәдән корбан сүзе “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Әлбәттә, Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Коръәни- Кәримдә: “ Сез чалган хайваннарның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер”, - диелә (“ Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять).

Изображение слайда
14

Слайд 14

Корбан чалу - Ибраһим г.с.нән калган гамәл. Аллаһының боерыгы сәбәпле, ул улы Исмәгыйльне чалмакчы булган. Улы: “Аллаһы боерган эшне кыл, мин түзәрмен”, - дигән. Ибраһим галәйһиссәлам улын чалырга җыенганда, Раббыбыз хөкеменә вә боерыгына тулысынча буйсынуын ачыклангач, Аллаһы аларны бу сынаудан коткарып, аның улы урынына кучкар җибәргән, улы урынына шуны чалырга боерган һәм риза булачагын белдергән. Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын теләп, улы урынына шул куйны чалган. Күрәсезме, Аллаһы Тәгалә шул кадәр мәрхәмәтле ки, кешеләрнең газиз баласын корбан итүне мәҗбүр итмәгән.

Изображение слайда
15

Слайд 15

Үзенең ризалыгын алу өчен бер хай- ванны корбан итү дә җитә дип санаган. Димәк, без Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итәр өчен, бер хайванны корбан итеп, фәкыйрь- ләрне сөендерергә һәм шуның белән Аллаһыга шөкер итәргә вә якынаер- га тиеш. Мөхәммәд пәйгамбәр бул- ганнан соң Корбан чалу иң беренче итеп һиҗрәтең икенче елында гамәлгә керә. Корбан гаетендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер хайванны корбан итеп чалу - Раббыбыз рәхмәтенә һәм ризалыгына якынаюның асылы, бер ысулы булып санала. Мөселманнар- ның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызанмавын күр- сәтә. Ә бу исә мескеннәрне һәм ятим- нәрне шатландыруга китерә. Аларны сөендереп, без аларның канәгать- ләнүенә ирешәбез, ин шә Аллаһ.

Изображение слайда
16

Слайд 16

Аллаһы Тәгалә әйтә: ’’Әйт: ’’Минем намазым да, корбаным да, тормышым һәм үлемем дә дөньяларның Раббысы Аллаһ өчен. Аның тиңдәше юк”. (“Әнгәм”,162-163). Әгәр дә кеше корбанны Аллаһтан башка зат ризалыгы өчен чалса, зур гөнаһ кылган була. Динебездә мондый гамәлне Аллаһка тиңдәш кылу, ягъни ширек дип атыйлар. Пәйгамбәребез с.г.в. “Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк...”, - дигән (Тирмизи).   Пәйгамбәребез  с.г.в. үзенең кызы Фатыймага: "Корбан чалдыр,... чөнки корбан канының тамган һәр тамчысы ук гөнаһлар- ның ярлыкануына сәбәп булыр.

Изображение слайда
17

Слайд 17

Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайваннарның мөгезләре, тиресе, әгъзалары, йоны, һ.б. мизанга салынып, барча гөнаһ- лардан авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40 мең әҗер-савап язы- лыр", -дип әйтте. Әбү Сәгыйть әл-Хөдри (Аллаһ аңардан разый булсын) исемле сәхәбә Пәйгамбәребез  с.г.в. нән сорады: "И, Аллаһының илчесе! Бу эштән хасил булган әҗер-саваплар синең йорт әһеленә генә хас булырмы, әллә барча мөэмин-мөселманга да кагылырмы"? -  дип сорады. Пәйгамбәребез  с.г.в. : " Өммәтем-нән һәркем корбан чалса, ул кешегә бу әҗер-саваплар һәммәсе бирелер", - диде.

Изображение слайда
18

Слайд 18

КОРБАН ЧАЛУ КЕМГӘ ТИЕШЛЕ? Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гает көнендә корбанлык сатып алырга акчасы җиткән, акыллы, балигъ, кешегә корбан чалу ваҗеб санала. Ә менә юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вәҗип (мәҗбүри) түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан быел нисаб күләме  18 мең   500 сум дип билгеләнде. Гаиләдә, барлык чыгымнардан кала, артык  18 мең 500  сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала. Ә инде мөмкинчелеге юк икән, гөнаһ түгел. Һәр гамәлдә ният мөһим булуын да онытмыйк. Корбан чалу бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә баш- карылуын истән чыгармыйк.

Изображение слайда
19

Слайд 19

Аллаһы Тәгалә: ’’Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал”- диде. (“Кәүсәр”,2) Пәйгамбәребез  с.г.в. :  "Кем дә кем корбан чалырга мөмкинлеге була торып корбан чалмаса, безнең намаз укый торган җиргә якын килмәсен ”, - диде (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ). Шулай ук гаиләдә ничә кеше булуына карамастан, гаилә исеменнән бер корбан чалсаң да була. Гәишә (р.г) хәбәр итә: "Пәйгамбәребез   с.г.в. корбан чалган вакытта:  "Аның өммәтеннән кабул ит”, - диде. Шуннан соң ул корбанын чалды. ” (Мөслим). Әлеге хәдистән бер корбанны бөтен гаилә исеменнән чалырга рөхсәт ителгәнлеге аңлашыла.

Изображение слайда
20

Слайд 20

КОРБАН ЧАЛУ ВАКЫТЫ Корбанга дип билгеләнгән хайваннар 10 нчы Зөлхиҗҗәдә Гает намазыннан соң чалына башлана. Корбан 10 нчы зөлхиҗҗәдә чалынмыйча калса, 11-12 нче Зөлхиҗҗәдә чалу да дөрес санала. Ләкин 12 нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң дөрес булмас. Әгәр гает намазына кадәр Корбан чалынса, бу Корбан чалу үтәлмәгән була. Пәйгамбәребез с.г.в.  хәдисендә: “Кем гает намазына кадәр корбан чалса, бу корбаннан китмәс, ит кенә булыр,”, - диелә.

Изображение слайда
21

Слайд 21

КОРБАН ЧАЛУ ӘДӘПЛӘРЕ: Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, анда уты- рып йөрергә, ягъни көндәлек гамәл- ләрдә файдаланырга рөхсәт ителми. Хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырырга кирәк. Әгәр дә берәр кеше корбан чалырга ни- ятләсә, аңа Зөлхиҗҗә ае башлану белән корбанын чалганчыга хәтле тырнак- ларны кисмичә һәм чәчләрне кыскарт- мыйча тору мөстәхәб. Пәйгамбәребез с.г.в. :  "Әгәр дә Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң, берегез корбан чалыргателәсә чәченә һәм тырнакларына кагылмасын,кисмәсен, кыскартмасын”, - диде (Муслим, Тирмизи ). Бу катгый күрсәтмә түгел. Әмма шулай да корбан чалырга ниятләгән кешегә, хаҗиларга охшау йөзеннән чәч, сакал, мыек кыскартмау, тырнак кисмәү мөстәхәб гамәл саналыр.

Изображение слайда
22

Слайд 22

КОРБАНЛЫК ХАЙВАН НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ? Пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер сайларга кирәк, башка хайваннар корбанлыкка туры килмиләр. Авыру, бер күзе сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хай- ваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килгәндә, дөягә - биш яшь, үгез яки сыерга - ике, кәҗәгә, сарыкка бер яшь булу шарт. Куй белән сарыкның бәрәне гәүдәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Пәйгамбәребез с.г.в. :  "Җиденче айга кергән сарыкны Корбан итеп чалырга ярый”, - диде. (Әхмәд). Ә менә кәҗәне, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый. Пәйгамбәребез с.г.в. ә йтте : “Яшьләре буенча җитлеккән хайван- нарны Корбан чалыгыз, әгәр сезнең моның белән авырлыклар килеп чыкса, урта яшьтәге (җәдәгә) сарыкны Корбан чалыгыз».

Изображение слайда
23

Слайд 23

Әбү Хәнифә мәзһәбендә «җәдәгә» сүзе алты айлык тәкәне аңлата. Ләкин бу билгеләмәнең сыер яки үгезгә кермәвен билгеләп үтәргә кирәк. Хәттә яшь ярымлык булып ике яшьлеккә охшап торса да Корбан чалуга ярамый. Шуңа күрә шәригать буенча сыер яки үгез өчен ике яшь икәнлеген истән чыгармыйк.Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җидешәр кеше өчен. Итен кисәкләп түгел, кадаклап,бүлешергә кирәк. Бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый мөмкинчелеге бул- маган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый. Тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка яраклы. Корбанлык өчен иң хәерле хайван булып симез, мөгезле, ак төстәге тәкә санала.

Изображение слайда
24

Слайд 24

КОРБАН ИТЕН ТАРАТУ ТӘРТИБЕ: Пәйгамбәребез  с.г.в. :  “Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз”, - диде. Итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Бер өлеше - күршеләргә һәм туганнарга таратыла, икенчесе - ярлыларга һәм мескеннәргә, ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала. Аш үткәрмичә, өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин.

Изображение слайда
25

Слайд 25

МӨҺИМ ИСКӘРМӘЛӘР: - Пәйгамбәребез   с.г.в. кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач,  корбан чалган вакытта хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Әгәр кеше матди мөмкинчелеге, теләге булып та, вакытында суя алмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын сәдака итеп мескеннәргә бирер. Ләкин ул корбаннан булмас. - Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмен хәер тарату белән алыштырырга ярамый. Хәер тарату - ул корбан чалуны алыштыра алмый. “Аллаһ хакына намаз кыл һәм корбан китер”, диелә бит  аятьтә.

Изображение слайда
26

Слайд 26

Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел. Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда 1дән 7гә кадәр кеше катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте Корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты Корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да Корбан чалуы дөрес түгел дип санала.

Изображение слайда
27

Слайд 27

-  Али бин Әбү Талиб сүзләреннән: «Пәйгамбәребез  с.г.в. аның корбанлык хайваннары артыннан карарга кушты һәм аларның итен, тиресен, аларны каплаган әйберләрне хәер итеп тара- тырга кушты, корбанны чалучыга берни бирмәскә кушып: «Без аңа үзебез бирербез», -дип әйтте (17/263). «Кем корбанга чалынган хайванның тиресен сата, аның корбаны булмас», диелә хәдистә. Бу хәдистән корбанга чалынган хайваннарның итен дә, тиресен дә, алардан калган япмаларны да үзе өчен сатарга ярамаганлыгы аңлашыла. Сатып акчасын фәкыйрьгә бирү дөрес.Пәйгамбәребез  с.г.в. нең хәдисләрендә корбан хайванның сөякләрен һәм ашарга ярамаган башка әгъзаларын кая кую буенча аерым күрсәтмәләр юк.

Изображение слайда
28

Слайд 28

Бу корбан чалдыручының үз ихтыярында. - Корбанны башка кешедән чалдырырга ярый. - Корбан чалуны үтәүче корбан чалучы исеменнән ниятләргә тиеш, корбан чалуны үтәүче мөселман булырга тиеш һәм аңа Корбан өчен чалына торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел. - Әгәр дә мәрхүмнең балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым, яки сыер корбанына кушылган вакытта аны араларына алып корбан чалсалар, гөнаһ түгел, ә сәваплы эш кылган булырлар. Корбан чалганнан соң мәҗлес җыю шарт түгел.

Изображение слайда
29

Слайд 29

ГАЕТ КОРБАНЫН ГАКЫЙКА БЕЛӘН БУТАМА! Гакыйка - фарыз гамәл түгел. Әмма Пәйгамбәребез  с.г.в. бер хәдисендә: “Баланың бәхете гакыйка белән бәйле”, - дигән. Гакыйка - бала тугач чалына торган корбан. Ир бала туса - икене, ә кыз туса берне чалалар. Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте буенча, ул җиденче көндә чалынырга тиеш. Бу гамәлне кичектереп тә үтәргә ярый.

Изображение слайда
30

Слайд 30

ГАЕТ ӘДӘПЛӘРЕ: Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәребез с.г.в. Корбан һәм Ураза гаете, әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеның 11, 12, 13) көннәрендә ураза тотуны тыйды. Гает намазына тәкъбир әйтеп барыла. Бәйрәм көндә гөселләнеп, чиста киемнәр кияргә кирәк. - Ир-атлар өчен гает намазы вәҗеб. - Гает намазына чаклы ашамый торырга кирәк һәм ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы.

Изображение слайда
31

Последний слайд презентации: Изге Зөлхиҗҗә ае якынлаша. Аеруча аның беренче ун көне бик тә фазыйләтле. Бу

АЛЛАҺКА ЯКЫНАЕРГА, КОРБАН ЧАЛЫРГА ӘЗЕРЛӘН!

Изображение слайда