Презентация на тему: « Исем ясалышы »

« Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы » « Исем ясалышы »
1/20
Средняя оценка: 4.7/5 (всего оценок: 68)
Скачать (631 Кб)
Код скопирован в буфер обмена
1

Первый слайд презентации: « Исем ясалышы »

Башкарды : филология факултетыны ң 3 курс, 031 төркем студенты Сәфәргалиева Гөлназ

2

Слайд 2

Татар телендә исемнәр фонетик, лексик -семантик, морфологик ( кушымчалау ), сүз кушу һ әм морфологик-синтаксик ысуллар белән ясалалар. Шулай ук сүзләрне кыскарту – аббревиация дә телебездә активлаша бара. Бу ысулларның беренче икесе, ягъни фонетик һәм лексик -семантик ысул тел белеменең «Фонетика» һәм «Лексикология» бүлекләрендә өйрәнелә, шуңа күрә биредә морфологиягә турыдан -туры мөнәсәбәте булган ысулларга гына тукталып үтәбез. Исемнәрнең ясалышы.

3

Слайд 3

Морфологик ( кушымчалау ) ысул белән исем ясалышы. Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр төрле сүз төркемнәреннән : икенче бер исемнән, сыйфаттан, саннан, фигыльдән ясалалар. Исемнән исем ясагыч кушымчалар : - чы /-че кушымчасы – продуктив кушымча, хәзерге көндә дә исем ясалышында катнаша : нефтьче, компьютерчы, сәясәтче һ.б. Бу кушымча белән ясалган исемнәрнең гомуми сүз ясалыш мәгънәсе – эш башкаручы затны белдерә. Мотивлаштыручы нигезнең нинди семантик төркемчәгә керүенә һәм лексик мәгънәсенә карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә төрлечәрәк формалаша, һәм ясалма сүз :

4

Слайд 4

ә) билгеле бер корал ярдәмендә эшләүче затны белдерә : чалгычы, тракторчы, комбайнчы, компьютерчы, тырмачы һ.б.; б) билгеле бер у р ы н д а эшләүче яки хәрәкәт итүчене белдерә : колхозчы, китапханәче, кибетче, сәфәрче, юлчы һ.б.; в) сәяси-иҗтимагый, мәдәни, яисә әдәби агым тарафдарын белдерә : мәгърифәтче, милләтче, сәясәтче, һ.б.; г) тискәре мәгънәдә нинди дә булса эшкә һәвәслек күрсәтүче затны белдерә : ялганчы, гайбәтче, тәмәкече, эчкече һ.б. а) билгеле бер объект белән эш итүче профессия иясен белдерә : нефтьче, тикшерүче, ташчы, тарихчы, телче, әдәбиятчы һ.б.;

5

Слайд 5

- лык/-лек кушымчасы гадәттә табигать күренешен белдергән сүзләргә, кеше һәм хайван әгъзалары атамаларына һәм абстракт мәгънәле сүзләргә ялгана : а) табигать күренешенә бәйле предмет атамаларына ялганып, шул предметларның җыелмасын тупланмасын белдерә : каенлык, ташлык, җиләклек, аланлык, комлык, печәнлек һ.б. ә) төрле әгъзаларның исемнәренә ялганып махсус җайланма атамасын белдерә : күзлек, битлек, башлык, аркалык, түшлек һ.б. б) иҗтимагый-сәяси һәм административ терминнар ясауда катнаша : ханлык, патшалык, коллык, кешелек һ.б.

6

Слайд 6

в ) төрле профессия, иҗтимагый-сәяси, фәнни эшчәнлек атамалары ясала : профессорлык, рәислек, мәгърифәтчелек, балыкчылык һ.б. Бу очракта еш кына кушымчалар бер-бер артлы ялганып, сүз ясалыш чылбыры барлыкка килә : балык- чы -лык, кош- чы -лык. Шундый ук катлаулы очрак-ларга - сызлык /- сезлек џ.б. кебек кушымчалар да кертелә : саусызлык, эшсезлек һ.б. г) саннарга ялганып, акча берәмлекләре исемнәре ясала : унлык, иллелек, йөзлек, меңлек. д) сыйфатларга ялганып килгәндә билге мәгънәсен гомумиләштерә һәм абстракт мәгънәле исемнәр ясый : яшьлек, гүзәллек, тынычлык, бердәмлек, яшеллек, чисталык, пөхтәлек һ.б.

7

Слайд 7

- даш /- дәш кушымчасы исемнәргә кушылып, урын, вакыт, эш-шөгыль буенча уртаклыкны белдерә торган исемнәр ясый : в) эш, шөгыль буенча уртаклык, бергәлек : фикердәш, сердәш, сабак-таш, группадаш, каләмдәш һ.б. а) урын буенча бергәлек : юлдаш, бүлмәдәш, якташ, авылдаш һ.б. б) бер халык, милләт буенча бергәлек:милләттәш ; аерым очракта сыйфатлар ясала : тугандаш һ.б.; ә) вакытка мөнәсәбәтле бергәлек : яшьтәш, замандаш, курсташ, һ.б.;

8

Слайд 8

- лы /- ле кушымчасы. Төрле шәһәр, ил кешеләрен атау ө чен бу кушымча белән дагыстанлы, америкалы, мәскәүле кебек исемнәрнең ясалышы соңгы чорларга караган яңа күренеш дип бәяләргә кирәк, асылда алар москвич, американец кебек сүзләрдән калька рәвешендә ясалганнар.

9

Слайд 9

Фигыльдән исем ясагыч кушымчалар. Телдә иң еш очрый торган фигыльдән исем ясагыч кушымчаларга хәзерге көндә инде продуктивлыгын югалткан -к/- ык /- ек, ак /- ә к, -гак/- гәк кушымчалары керә. Бу кушымчалар ярдәмендә фигыльдән төрле сүз ясалыш мәгънәсенә ия булган яңа исемнәр ясала :

10

Слайд 10

а) фигыль нигезендә белдерелгән эш-хәлне үтәү өчен кирәк булган корал мәгънәсендәге исемнәр : көрә -к, тара-к, илә -к, ура-к һ.б. ә) эшнең нәтиҗәсен белдергән исемнәр : сыз-ык, телә -к, бүл-ек, кис- әк, бизә -к һ.б. г) эш-хәлнең башкаручы субъектын белдергән исемнәр : кун- ак, акса -к, курык-ак ( куркак ) һ.б. в) эшнең объектын белдергән исемнәр : терә -к, када -к һ.б. б) эш-хәлнең урынын белдергән исемнәр : тор- ак, ят-ак, кышла -к, бат-как һ.б.

11

Слайд 11

- гыч /- геч, - кыч /-кеч кушымчалары ярдәмендә корал мәгънәсен ( сөзгеч, кыргыч, чәчкеч, ачкыч, кискеч һ.б.) һәм эш башкаручы субъектны ( белгеч, очкыч, ерткыч, корткыч, теркәгеч һ.б ) белдергән исемнәр ясала. - гы /- ге, - кы /- ке кушымчалары : а) шулай ук эшне башкару өчен кирәкле булган корал мәгънәсендәге исемнәр ясый : чәнеч-ке, пыч-кы ( пыч-кыч – кисә сүзеннән ), себер-ке, чал- гы, киер-ге, сос-кы һ.б.; ә) процесс атамасын белдергән исемнәр ясала : той- гы, йо-кы ( ою – уйку сүзеннән ), көл-ке һ.б.

12

Слайд 12

- ма /- мә кушымчасы белән ясалган исемнәргә фигыль нигезендә белдерелгән эшнең нәтиҗәсен һәм атамасын, объектын, урынын һ.б. белдерү кебек сүз ясалыш мәгънәләре хас : а) нәтиҗәне белдергән исемнәр : яр- ма, кабарт-ма, бүл-мә, туңдыр-ма һ.б.; ә) эшнең объектын белдергән исемнәр : күргәз-мә, сал- ма, тарт-ма, белеш-мә, җәй-мә һ.б.; в) эшнең атамасын белдергән исемнәр : киңәш-мә, утыр-ма ( утырмага бару); г) ясалма исемнәр эшнең урынын белдерәләр : оеш-ма, бас- ма һ.б.

13

Слайд 13

-ым/-ем, -м кушымчасы ярдәмендә эшнең нәтиҗәсен, объектын, субъектын белдергән исемнәр ясала : а) эшнең нәтиҗәсен белдергән исемнәр : сыз-ым, бәйлә -м, сөйлә -м, тез-ем һ.б.; ә) эшнең объектын белдергән исем : ки -ем; б) субъектын белдергән исемнәр : яв-ым, аг-ым. Йот- ым, тел-ем, каб-ым, учла-м, тот- ам, чемет -ем кебек сүзләр күбрәк икенче бер исем белән кулланылалар һәм сыйфатларга якын мәгънә белдерәләр : бер йотым су, бер телем икмәк, бер учлам арыш, бер чеметем тоз һ.б.

14

Слайд 14

- ыш /- еш, -ш кушымчасы. Бу кушымча ярдәмендә фигыльләрдән эшнең нәтиҗәсен һәм атамасын белдергән исемнәр ясала : а) от- ыш, казан- ыш, уң-ыш, төзел-еш һ.б. ә) кара-ш, йөре -ш, күрен-еш, җ ыел-ыш, утыр-ыш, кылан-ыш һ.б. - ыч /- еч кушымчасы күпчелек очракта хис-тойгыларны белдергән фигыльләргә ялгана һәм шул эмоциональ халәтне атый торган исемнәр ясый : сөен-еч, куан-ыч, юан-ыч, ышан-ыч, ү кен-еч, көен-еч.

15

Слайд 15

Сирәгрәк эшнең объектын белдергән : ү тен-еч, коралын белдергән – чүке-еч, яки процесс атамасын белдергән – ышан-ыч, исемнәр ясала. - гын /-ген кушымчасы эшнең атамасын яки субъектын, объектын белдергән исемнәр ясый : а) ян-гын, таш-кын ( ташы+кын ), уп-кын ; ә) кач-кын, оч-кын, чап-кын ; б) тот- кын һ.б. Бу кушымчалардан тыш, сүз ясалышы буенча һәм башка грамматик хезмәтләрдә сирәгрәк очрый торган кушымчалардан - ынты /- енте ( йогынты, кисенте ), - вык /-век ( шарлавык, гљрләвек ), - выч /- веч ( калкавыч, янавыч ), - ымта /- емтә ( кушымта ), -дык/-дек ( табылдык, калдык ), - са /- сә ( култыкса ), - галак /- гәләк, - ганак /- гәнәк ( шугалак, сырганак ) һәм башка кушымчалар китерелә. һ

16

Слайд 16

Сүз кушу ысулы белән исем ясалышы ( синтаксик ысул ). Сүзләр кушу ысулы белән татар телендә кушма, тезмә һәм парлы исемнәр ясала. Кушма исемнәрнең төзелеш буенча түбәндәге төрләре бар: а) исем + исемн ә н торган кушма сүзләр : сабантуй, көньяк, төньяк, тукранбаш, елъязма, җирҗиләк, ташкүмер, тимерчыбык, кулъяулык, ашъяулык һ.б.; ә) сыйфат + исемнән торган кушма исемнәр : аккош, акбур, актамыр, терекөмеш, озынборын, сорыкорт, кызылтњш һ.б.; б) сан + исемн ә н торган кушма исемнәр : ө чпочмак, өчаяк, бишбармак, кыргаяк, тугызбуын ( гөл исеме ) һ.б.; в) алмашлык + исемнән торган кушма исемнәр : ү заң, үзидарә, ү загач һ.б.; г) исем + - ыр /-ер кушымчалы сыйфат фигыльдән торган кушма исемнәр : илбасар, юлбасар, эзтабар, Илсөяр һ.б.; д) исем + фигыль калыбында шулай ук күп кенә ялгызлык исемнәр дә ясалган : Иштуган, Гөлүсә, Айтуган, Ханкилде һ.б.;

17

Слайд 17

Парлы исемнәр ү зара тезүле бәйләнештәге ике сүз янәшә килү юлы белән ясала. Аларның түбәндәге төрләре бар: а) үзара якын мәгънәле яки синоним сүзләр янәшә килү : агай-эне, дус-иш, аң-белем, җил-давыл, гореф-гадәт, буй-сын, моң-зар, урын-җир, җиләк-җимеш һ.б.; б) капма-каршы мәгънәле сүзләр ( исем, сыйфат һ.б. янәшә килеп, исемнәр ясала ): ут -су, җир-күк, карты- яше, олысы-кечесе, сату-алу, алыш-биреш, керем-чыгым, юк -бар һ.б.; в) икенче компонент архаиклашкан сүз : мал- туар, иген -тару, туган-тумача, бала-чага, кыз-кыркын, савыт-саба һ.б.; г) икенче компонент беренче сүзнең ясалма рәвештә үзгәртелгән фонетик варианты: малай-шалай, калдык-постык, имеш-мимеш, тимер-томыр һ.б.; д) компонентлары аерым кулланылмый торган сүзләр : ыгы-зыгы, чыр -чу, шау -шу һ.б.; е) компонентлары мәгънә ягыннан гомуми күзаллаулы ( ассоциатив ) бәйләнештә генә торган парлы сүзләр. Мондый сүзләрнең мәгънәсе гадәттә компонентлар мәгънәсе суммасына караганда киңрәк була. М-н: ипи-тоз – гомумән сый-хөрмәт мәгънәсендә ; йорт-җир – хуҗалык һәм аның барлык атрибутлары ; хәбәр-хәтер, кунак- төшем, түшәк -ястык кебек парлы сүзләрне дә шул ук төркемгә кертергә мөмкин.

18

Слайд 18

а) контекстта исемләшкән сыйфатларның кайберләре морфологик яктан аерымланып ( изоляцияләнеп ) тулысынча исем сүз төркеменә күчә. М-н: кара ( язу карасы ), карт, чал, бай, ялагай, сукыр ( сукырлар йорты ), телсез, хәрби һ.б. Морфологик-синтаксик ысул белән исем ясалышы (конверсия). Бу ысул белән исемнәр күбрәк сыйфатлардан, сыйфат һәм исем фигыльләрдән ясала :

19

Слайд 19

Искәрмә : 1. күк ( күк йөзе ), суык ( суык җанны тындырмый – мәкаль ), җылы ( җылы сөяк сындырмый – мәкаль ), якты ( ярыктан якты төшә ) караңгы ( караңгы төште ) һ.б. Мондый сүзләрне галимнәр конверсиядән бигрәк, борынгы синкретизм күренеше дип аңлату ягында торалар. 2. Татар грамматикасында (т. I) конверсия ысулы белән исем ясалышы ( ул шулай ук башка сүз төркемнәренә дә карый ) артык киңәйтеп күрсәтелгән. Анда мисал рәвешендә китерелгән яңа, читен, элекке, кызу, кыю һ.б. сүзләрне тулысынча исемгә күчкән дип карау бик бәхәсле. ә) - учы /- ү че кушымчалы сыйфат фигыль исемләшү аша тулысынча исемгә күчә : укучы, тегүче, тукучы, төзүче, язучы, сатучы, сатып алучы һ.б.; төрле фәнни терминнар да еш кына шул юл белән ясала : санаучы, бүлүче, уртак ваклаучы – математик терминнар һ.б.; б ) - ачак /- әчәк кушымчалы сыйфат фигыльдән күчкән исемнәр : киләчәк, күрәчәк ( язмыш мәгънәсендә ), алачак, бирәчәк ; в) - мыш /-меш кушымчалы архаиклашкан үткән заман сыйфат фигыльдән : тормыш, язмыш, сынамыш һ.б.; г ) -у/-ү кушымчалы исем фигыльдән күчкән исемнәр : уку ( укулар башланды ), язу ( язуы матур ), буяу, сайлау ( сайлау көне ) һ.б.

20

Последний слайд презентации: « Исем ясалышы »

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!

Похожие презентации

Ничего не найдено