Презентация на тему: Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел

Реклама. Продолжение ниже
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел
Файдаланылган әдәбият.
1/11
Средняя оценка: 4.5/5 (всего оценок: 81)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (2258 Кб)
Реклама. Продолжение ниже
1

Первый слайд презентации: Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел

Шагыйрь Роберт Вәли улы Әхмәтҗанов 1935 елның 1 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәгендә хезмәткәр гаиләсендә туган. 1942 елда әтисе фронтка киткәч ( Вәли Әхмәтҗанов фашист илбасарларга каршы сугышта батырларча һәлак була ), аның әнисе, балаларын ияртеп, үзенең туган төбәгенә — шул ук Балык Бистәсе районына кергән Иске Арыш авылына кайта. Робертның бала чагы һәм үсмер еллары шунда уза.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/3
2

Слайд 2

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/3
3

Слайд 3

1954— 1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студентлык чорында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә — әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, газета-журналларда күп санлы шигырьләрен бастыра, 1958 елда « Егерменче яз» исемле беренче шигъри җыентыгын дөньяга чыгара. 1966 елдан бирле ул, нигездә, профессиональ язучылык хезмәтендә. Роберт Әхмәтҗанов — үзенә генә хас шигъри йөзе, язу манерасы булган шагыйрьләрнең берсе. Аның шигърияте, беренче чиратта, гражданлык-публицистик пафосы, фикер-хисләренең киеренкелеге, романтик күтәренкелеге, форма һәм сурәтләү алымнарындагы яңача образлылык хасиятләре белән җәлеп итә. Аның лирик герое — бүгенге заман кешесе, ул егерменче гасыр фәне һәм техникасы тудырган тормыш күренешләренә үзенең мөнәсәбәтен белдереп барырга тырыша, шул үзгәрешләр, ачышлар белән тыгыз бәйләнештә » кеше шәхесенең тормыштагы урыны һәм җаваплылыгы турында уйлана. Туган ил, аны ярату, кайгырту, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлану, сугыш һәм тынычлык — бу темалар бигрәк тә аның « Уйна, улым !» һәм « Таш аргамак» поэмаларында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
1/2
4

Слайд 4

Роберт Әхмәтҗанның шигырь стиле хакында « күбәләкле » дип әйтәсем килә. Эчендә күбәләк тырпылдаган сыман тоелган тере җөмләләргә юлыкканың бармы? Булса, чын шигырьгә юлыккансың, димәк! Ә чын шигырьгә юлыгу – сүз һәм хис кадерен белгән кеше өчен асыл бәхет ул. Яшерен-батырын түгел, инде ничә буын шагыйрьләре Роберт Әхмәтҗанның сүз куәтен, сүз сөрешен тоеп, аңардан өйрәнеп, шигърият күгенә күтәрелде. Зөлфәт, шагыйрь, 2001 ел.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/3
5

Слайд 5

Романтика яши Роберт Әхмәтҗанов шигъриятендә. Үзеннән соң дуамалланып җилләп, давыллап килгән. Киләчәккә кисәтү булып – ул безне тамырларыбыздан аерылмаска чакыра. Чын шагыйрьләргә, зур шагыйрьләргә хас булганча самими бер гасабилык, каударлык белән. Ул туган ягының табигатен шигырьләрендә берөзлексез сурәтли. Елның дүрт фасылында да, буяуларның һәм манзараның нюансларын үзгәртә-үзгәртә… Аң­лашыла да, туган төбәк – кендек каны тамган урын, аңа мәңге көч-кодрәт биреп тора торган җир, аның дөнья моделенә беренче штрихларын сызган «Улей»: Авылым – Арышым, син минем Парижым ! Үрләр аша миңа үреләсең, солы кырларыннан карыйсың. Карабодай тулы төклетура, бәбәкләре зеңли ясмыкның. Шул уйларда ничә көзгә кердем, шул хис белән ничә яз чыктым !

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/4
6

Слайд 6

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/4
7

Слайд 7

« Әгәр Роберт Әхмәтҗан, бүтән берни дә язмыйча, бары « Солдатлар » исемле шигырен генә биргән булса да, исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калыр иде. Юк, хикмәт Фәтхерахман Әхмәдиевның йөрәк түреннән сызылып чыккан гаҗәеп моңлы көйгә җырлануында гына түгел. Әйе, ул шигырь, музыка канатларында гына күтәрелеп, сабан тургае кебек күңелләрне җилкендерә, йөрәкләрне дулкынландыра торган шигырьләрдән түгел. Роберт Әхмәтҗановның « Солдатлар » шигыре мөстәкыйль әһәмияткә ия, ул үзе музыка кебек ниндидер тылсымлы аһәңгә ия … Мин шигырьнең бер серен тотып алдым бугай. Менә ул : шигырь унтугыз яшьлек лейтенантларны, унсигез яшьлек солдатларны шинельләренә төренеп мәңгелек йокыга талган балалар дип атый. Һәм шул « балалар » дигәнне төрле мәгънәләр салып кабатлап бара. Менә шушы зур шигъри табыш әсәрне тылсымлы итә. Харап инде, дияр, бәлки, укучы, нәрсәсе табыш ? Кабатлыйм, табыш бу ! Шул балаларны, шул аналарны үлеп ярата торган олы йөрәкле шагыйрьнең генә күңеленә, башы­на һәм каләм очына килә ала торган табыш әнә шул лейтенантлар, шул солдатлар аналарына соңгы минутларына кадәр бала булып калачаклар ич !..» Ибраһим Нуруллин, язучы, 1995 ел.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
1/2
Реклама. Продолжение ниже
8

Слайд 8

Солдатлар Фәтхерахман Әхмәдиев көе Роберт Әхмәтҗанов сүзләре Озатып вокзаллар каршында Маңгайдан үптеләр аналар Тузанлы юллардан үттеләр Дөньяны күрмәгән балалар Балалар керделәр утларга, Балалар сүз бирде тупларга. Күпләре, төренеп шинельгә, Калдылар еракта йокларга. « Балалар, торыгыз, балалар, Ашыгыз суына табында …» Ничә ел тормыйлар балалар Иделдә һәм Дунай ярында … Уятма, йокласын, син, ана, Айларны, елларны санап бар: Күңелдә һаман яшь, гел бала — Кайтмаган солдатлар, солдатлар Ана ул йокламый, сабые Юрганын ачса да уяна. Аналар йөрәге шикелле Мәйданда мәңгелек ут яна. Аналар йөрәге шикелле Ут яна, уйлана, талпына. Аналар хәтере шикелле Җил йөри курганнар артында

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/4
9

Слайд 9

Без, 40 нчы елгылар, барыбыз да диярлек, Роберт Әхмәтҗан шаукымында идек. Без аны хәтта табыну объекты – шагыйранә балбал, кумир ясарга да әзер идек. Әмма ул аңардан да баш тартты, хәтта мондый шаукымлы « түрәлек » – богемачылыктан да тартынды, күрәсең. Тумыштан бик тә тыйнак, ашыкмаган Роберт барыбер беркемгә дә охшамый торган үз богемасында калды. Мондый иҗади батырлык премияләр белән түгел, намуслы гомер, әрнүле язмыш белән аклана шул. Айдар Хәлим, язучы. 1998 ел.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
Изображение для работы со слайдом
1/3
10

Слайд 10

Гомерем буе син канатым булдың, Хыял илләренә чакырдың. Яңгыр булып тәрәзәмә чирттең, Син килүгә өем яктырды … Киткән ярлар китте – оныттылар, Хәтерләмим мин дә күбесен … Тик син калдың, тик син, и Шигъриям, – Онытылыр ярым түгел син. Р. Әхмәтҗанов.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
1/2
11

Последний слайд презентации: Чык тамчысына сыйган дөнья. Роберт Әхмәтҗановның тууына 85 ел: Файдаланылган әдәбият

1. http://kurshe.ru/soldatlar 2. http://adiplar.belem.ru/ahmatjan_robert.htm 3. http://protatarstan.ru/%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BF-%D0%BA%D0%B0%D0%B9%D1%82%D0%B0-%D0%B0%D0%BD%D1%8B-%D0%B5%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D1%80-%D0%B1%D0%B5%D0%B7%D0%B3%D3%99/ 4. Интернеттан алган фотолар. 5. Шәхси фотолар.

Изображение слайда
Изображение для работы со слайдом
1/2
Реклама. Продолжение ниже