Презентация на тему: Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)

Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)
1/10
Средняя оценка: 4.2/5 (всего оценок: 78)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (6046 Кб)
1

Первый слайд презентации

Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)

Изображение слайда
2

Слайд 2

“ Әй, язмыш, язмыш... Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә. Мин, Бәдертдинова Розалия Минерахман кызы, 1944 елның 10 мартында Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Татар Ахтиялы авылында дөньяга килгәнмен. Миннән алда, 1935 елгы Зөлфирә апам, 1937 елгы Гатиф абыем, 1942 елгы Җәүдәт абыем бар иде. Дүрт еллык мәктәпне үзебезне ң авылда, җиде еллык мәктәпне Күрше Турай авылында, ә инде урта мәктәпне Бондюг ике номерлы татар мәктәбендә тәмамладым. 1 нче сыйныфка мин 8нче яшемдә генә бардым, чөнки өйдә кечкенә балалар бар иде. Аларны карау минем өстә иде. Аның өстенә, үрдәк-каз бәбкәләрен саклау, туйдыру 1әм башка көндәлек эшләр минем вазыйфамда булды. Сугыштан соңгы авыр еллар: кияргә кием юк, ашарга ипи юк. Абыем белән апам яз көне басуда калган черек бәрәңге җыярга йөриләр. Чабаталарына күтәрмш таксалар да, аяклары чыланып, тез башына кадәр туңып, черек бәрәңге эзләргә йөрделәр. Шул бәрәңгеләрне әйбәтләп юып, бер уч он кушып, әни “ бәрәңге кәлҗемәсе” пешерә иде.

Изображение слайда
3

Слайд 3

Минем әле хәзер дә беренче сыйныфка иске тишек галош киеп барганым... Ул вакытта барыбыз да бер идек. Өскә кияргә дә юнле кием юк. Кыш көне мин беренче сменада, абый икенче сменада укыдык. Мин кайткач, шул зур, тишек итекне абый мәктәпкә киеп китәр иде. Сугыш елларында да, аннан соңгы елларда да, ашарга яраклы нинди үлән бар, шуның белән тукланып яшәде халык. Кама аръягына чыгып, берәр капчык юа (кыр суганы), кузгалак алып кайталар иде. Ир-атлар сугышта булганлыктан, бар авырлык әниләр, әбиләр, балалар җилкәсенә төште. Илдә ачлык, хәерчелек сөрде. Без, 7-8 яшьтән үк колхоз эшенә йөри идек. Басудагы чүп үләннәре утау, яшелчәләргә су сибү, печән өстендә печән җыю безнең өстә булды. Печән вакытында бер айга болынга чыгып китә идек. Мина ул вакытта 10 яшь иде. Эссе җәй көне... Тырма белән көнезон печән җыябыз... Колхоздан өч тапкыр ашарталар. Урта мәктәпне бетергәнче, һәр җәй шулай мин колхоз басуларында эшләдем. Бу эшебез өчен колхоз ике ат йөге печән бирә иде. Бу печән малларны туйдырырга кышка җитә иде.

Изображение слайда
4

Слайд 4

Иң авыр еллар, 1958-1961 еллар булды. Язып үткәнемчә, мин бу елларны гаиләмнән аерылып, Бондюг 2 нче урта мәктәбендә укыдым. Мин укырга барган елларны мәктәптә интернат ачтылар. Басуга барып, үзебез теккән матрац тышына салам тутырып, йокларга урын әзерләдек. Мендәрләрне өйдән алып килдек. Ашарга, чиратлап, көн саен бер килограмм макарон ала идек. Аннан аш пешердек. Ите булган кеше, кара җепкә тагып ашка сала иде дә, үзе ашый иде. Булмаганнары, шулпасын гына эчте. Безне башта пионер, аннары комсомол тәрбияләде. Мәктәптә укыганда, мәктәпнең комсомол секретаре булып эшләдем. Җәмәгать эшләрендә актив катнашканга, яхшы укыганга, район комсомол оешмасы Волгоград шәһәренә юллама бирде. Бу минем беренче онытылмас зур сәяхәтем булды!

Изображение слайда
5

Слайд 5

Өйдән 25 км ераклыкта булганга, айга бер-ике тапкыр гына авылга кайта алдым. Ул вакытта автобуслар да йөрми иде. Дүрт авылдан җыелган укучылар, дәрестән соң (икенче сменада укыдык) туган якларга кайтырга чыга идек. Безнең авыл иң ерагы. 4-5 км кайткач, бер үзем кала идем. Буранлы көннәрне Турайда да кунып калырга туры килгән вакытлар булды. Иртән-иртүк кайту юлын дәвам итә идем. Шулай да, алабута ашап үссәк тә, ач-ялангач булсак та, бирешмәдек. Чөнки безнең алдагы көннәрдә, сугышның бетәчәген ә, илебезнең көченә, җиңүенә ышанычыбыз зур булды. Бу сугышта 20-30 миллион кеше һәлак булды. Һәрбер совет гаиләсе я ирен, я улларын, абыйсын, туганын югалтты. Авылыбызда да бер гаиләдән 3-4 улын югалтканнар булды. Бәхетебездән, әтиебез, Куректа барган авыр сугышларда контузия алып, каты яраланып, 2 нче группа инвалид булып кайтты. Фронттан кайткач та колхозда эшләде. Сарыклар, сыерлар фермасында мөдир булды. Ул вакытта фермаларның түбәсе ачык булу сәбәпле, кыш көннәре маллар бик күпләп үлә иде. Язларын, малларны ашатырга ризык булмагач, ферма түбәләренә япкан саламнарны сүтеп ашатырга мәҗбүр булалар иде. Бу кахәр суккан сугышны без бары тик халык бердәм булганга, заводларда 15-20шәр сәгать эшләп, соңгы телем ипиләрен фронтка озатканга гына җиңеп чыктык!

Изображение слайда
6

Слайд 6

Туган авылым Табигатьнен матур кочагында. Кемнэр сина нигез салгандыр ? Еракларга киткән   балаларын. Сине сагынып искә аладыр. Беркем белми сина нигез ташын Кайсы бабам килеп салганын, Бәлки Дәвир бабам бу якларда, Мәнгелеккэ диеп калгандыр. Гомер узган,синен балаларын. Кайда гына гомер итмәгән. Кайсы гына шахталарда эшләп, Кайда гына иген икмәгэн. Кайда гына яшәсәдә халкым, Сине сагынып гомер кичергән, Минемдэ бит матур табигатем, Авылым     мәнге чыкмас   исемнән. Чылтырап аккан салкын чишмәләрен. Биек ярдан ургылып агалар, Тезелеп ускән яшел наратларын, Киткәннәрне   озатып калалар, Киткәннәрдэ сине сагынып яши. Сагындыра бака кулләрен, Сагындыра салкын   чишмәлэрен.  Сагындыра иген кырларын. Мин кайтырга китәм эле сина, Наратларын мине озата. Синнән аерылып,сине уйлап. Кондә шулай кунелем юата. (Р. Мөхәммәтдинова)

Изображение слайда
7

Слайд 7

Авыр елларда тусак та, бик күп авырлыклар кичерсәк тә, без дә – сугыш елы балалары, егылмадык, сыгылмадык ! Көчебездән килгәнчә, илебезне сугыштан сон күтәрергә булыштык! Илебездә барган зур төзелешләрдә : Түбән Каманы, “КАМаз”ны һ.б, әлеге сугыш чоры балалары инде, бар көчен, ихтиярын биреп эшләде. Илебез үссен, матурлансын, бүхетле, имин булсын дип яшәде. Сугыштан соң илне күтәрергә кирәк булды – эшләдек. Әмма к үң ел укуны, алга таба белем алуны теләде. Монысын да булдырдык. Югары уку й ортларына кердек, белем алдык.

Изображение слайда
8

Слайд 8

Мин үзем 1963нче елны тормышка чыктым һәм иптәшем белән шул ук елны Түбән кама шәһәренә килеп урнаштык. Иремә, өйләнүенең беренче көненнән фатир бирделәр. 1965 елн ы беренче балабыз – кызыбыз Рәзилә туды. 7 елдан соң улыбыз – Рөстәм дөньяга килде. Балаларыбыз тиз үстеләр, белем алдылар. Минем 40 ел стажым бар. Шуның 35ен янгынга каршы хезмәт идарәсендә эшләдем. Инструктор вазыйфасыннан, директор (идарәче) вазыйфасына кадәр күтәрелдем. 13 ел инде лаеклы ялда. Тормышыбыз бик җитеш. 4 оныгым, 1 оныкчыгым бар. Хокүмәтебез ташламый, һәрдаим кайгыртып тора. Бүгенге көндә дә илләр тыныч тыныч түгел. Капиталистик илләр безне ничек батырырга, юк итәргә телиләр. Безгә нинди генә санк циял әр уйлап тапмыйлар. Безнең бөтен теләгебез шул: шушы матур, бай илебездә тыныч, имин яшәсәк идек. Илләребез тыныч булсын, күкләребез аяз булсын! Барлык сугыш балалары исеменнән: Розалия Бәдертдинова (Мөхәммәтдинова)!

Изображение слайда
9

Слайд 9

Без бит сугыш елы балалары Без бит сугыш елы балалары. Курдек барсын : Ә че - точесен, Иртә язда черек бәрәнге жыеп, Ашадык без бәрэнге кәлжемәсен. Кутәрмәләр таккан чабаталар. Батып кала иде басуда Еламадык,, бирешмәдек. Бу бит вакытлы чара. Сугыш бетәр,эти кайтыр   Илдә бетәр ятимнәр. Шушы хыяллар эчендә. Уздырдык бик куп коннәр. Авылларда калды карт-корылар. Барысыда китте фронтка. Доньядагы барлык авырлыклар. Тоште алар калган халыкка. Безнен халык горур иде. Чыдады,бирешмәде. Улсә - улде батырларча, Дошманга бирелмәде. Безнен ә тилэр,абыйлар. Фронтта корәштелэр. Ә ә нилэр тылда эшләп. Жинуне китерделәр.. Куз алдыннан   хаман китми, Жимерелгән шәхәрләр. Яндырылган авыллар, Фашист пулясыннан улгән, Яна туган балалар. 70 ел узган булса да, Доньялар тыныч тугел, Тынычлык   очен корәшкә, Безгә- басырга   буген ! (Р.Мөхәммәтдинова )

Изображение слайда
10

Последний слайд презентации: Без бит сугыш елы балалары ! Хатир ә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)

Хатирә... Розалия Б әдертдинова (Мөхәммәтдинова)

Изображение слайда