Презентация на тему: Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану

Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Ковробук «Ел фасыллары »
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен : «Кыш»
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен : «Яз»
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен : « Җәй »
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен : «К өз »
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан уйнала торган өстәмә дидактик уеннар.
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен: “Уңышны җыеп ал”
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен : « Яфрак кайсы агачтан »
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Дидактик уен: ”Күбәләккә булыш”
Дидактик уен: “Тиешлесен сайлап ал”
Дидактик уен: “Бу нинди кош?
Дидактик уен: “Чыршыны бизә”
Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
1/24
Средняя оценка: 4.8/5 (всего оценок: 84)
Код скопирован в буфер обмена
Скачать (14737 Кб)
1

Первый слайд презентации: Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану

Әзерләде: Аш-Буҗи балалар бакчасы тәрбиячесе Абдуллина Фирдания Мансур кызы

Изображение слайда
2

Слайд 2

Ковробук «Ел фасыллары » – 4-5 яшьтәге балалар өчен ел фасылларын өйрәнү максатыннан чыгып, А-2 форматында ковролин тукымасыннан сюжет белән эшләнде. Уендагы предметларның өлешләре фетр тукымасыннан ясалды. Һәрбер предметларның өлеше ябыштыргыч, каптырмалар ярдәмендә ковролинга җиңелчә беркетелә, алына. Ковролин уенның җирлеге булып тора.

Изображение слайда
3

Слайд 3: Ковробук «Ел фасыллары »

Максат: балаларның ел фасыллары турында белемнәрен формалаштыру. Бурычлар: Үстерү бурычы : балаларның сөйләм телен, сорауларга җавап бирү осталыкларын, кабул итү сәләтен, игътибарын, хәтерен, мөстәкыйльлек һәм активлык күрсәтү теләге үстерү. Тәрбия бурычы : балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык, үзара дуслык хисләре тәрбияләү. Белем бирү бурычы: балаларның ел фасылларының билгеләре турындагы белемнәрен, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм һәрбер ел фасылында башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү.

Изображение слайда
4

Слайд 4

Рекомендация: ковробукны эшчәнлек вакытында һәм режим моментларында балалар белән индивидуаль шөгыльләнгәндә кулланырга мөмкин. Ковролиндагы уеннар өлкәннәр һәм балалар белән берлектә уйнар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы.

Изображение слайда
5

Слайд 5: Дидактик уен : «Кыш»

Максат: балаларның игътибарын, хәтерен, үстерү, танып белү кызыксынуларын формалаштыру. Кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. Балаларның кышкы табигатьнең характерлы үзенчәлекләре, кыргый җәнлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, тикшеренүләр, суның үзлекләре турында күзаллаулар бирү, авазларның артикуляциясен ныгыту.

Изображение слайда
6

Слайд 6

Изображение слайда
7

Слайд 7: Дидактик уен : «Яз»

Максат: балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, вак кул моторикасын үстерү. Язгы күренешләр белән кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләргә шатлана белүләрен тәрбияләүне дәвам итү. Балаларның яз, аның билгеләре турындагы белемнәрен, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм яз көне башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү.

Изображение слайда
8

Слайд 8

Изображение слайда
9

Слайд 9: Дидактик уен : « Җәй »

Максат : логик, образлы фикерләүләрен, хәтерен, игътибарын, вак моториканы үстерү. Җәйге күренешләргә кызыксыну, табигатьтә барган үзгәрешләргә шатлана белүләрен тәрбияләү. Балаларның җәй, аның билгеләре турындагы белемнәрен, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм җәй көне башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү.

Изображение слайда
10

Слайд 10

Изображение слайда
11

Слайд 11: Дидактик уен : «К өз »

Максат: балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, вак кул моторикасын үстерү. Көзге табигатькә соклану хисләре, пөхтәлек тәрбияләү. Балаларның көз турындагы белемнәрен (яфраклар саргая, сары яфраклар, яфраклар коела, яңгырлар күп ява, кешеләр җылы киемнәрен кияләр) ныгыту. Тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү.

Изображение слайда
12

Слайд 12

Изображение слайда
13

Слайд 13: Ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту максатыннан уйнала торган өстәмә дидактик уеннар

Дидактик уен : « Курчакны киендер » Максат: балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, вак кул моторикасын үстерү. Башкаларга ярдәм итү теләге, киемнәргә сак караш тәрбияләү. Балаларның киемнәр турындагы белемнәренә төгәллек кертергә, саф һавага киендерү эзлеклелеген һәм киемнәрнең билгеләнешен истә калдырырга өйрәтү, тәрбияче сорауларына җавап бирүдә күнектерү.

Изображение слайда
14

Слайд 14

Изображение слайда
15

Слайд 15: Дидактик уен: “Уңышны җыеп ал”

Максат: балаларның тышкы күренеше, тәме, формасы буенча яшелчәләрне (кыяр, шалкан) аера белү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, сенсор сәләтләрен үстерү. Балаларда сорауларга җавап бирү теләге, табигатькә уңай караш тәрбияләү. Балаларның табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турындагы күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр (кыяр, шалкан) турындагы белемнәрен ныгыту.

Изображение слайда
16

Слайд 16

Изображение слайда
17

Слайд 17: Дидактик уен : « Яфрак кайсы агачтан »

Максат: балаларның табигать турындагы күзаллауларын үстерү. Агачларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү. Яфракларга карап агачларны таный белергә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Изображение слайда
18

Слайд 18

Изображение слайда
19

Слайд 19: Дидактик уен: ”Күбәләккә булыш”

Максат: балаларның вак кул моторикасын, уйлау сәләтләрен үстерү. Чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Төсләрне танып, дөрес итеп атый белергә өйрәтү.

Изображение слайда
20

Слайд 20: Дидактик уен: “Тиешлесен сайлап ал”

Максат: хәтерне, күзаллауны үстерү. Мөстәкыйльлек тәрбияләү. Сүзлек байлыгын арттыру, предметларны танып аера белергә өйрәтү.

Изображение слайда
21

Слайд 21: Дидактик уен: “Бу нинди кош?

Максат: балаларның күзәтүчәнлекләрен, күзаллауларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү. Кошларга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү. Балаларның кошлар турындагы белемнәрен камилләштерү. Аларны рәсемнән танырга һәм дөрес итеп атый белергә өйрәтү.

Изображение слайда
22

Слайд 22: Дидактик уен: “Чыршыны бизә”

Максат: игътибарын, күзәтүчәнлеген, сенсор сәләтләрен үстерү. Матурлыкны күрә һәм соклана белү хисләре, чыршы уенчыкларына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның чыршы уенчыкларының төсен, формасын, зурлыгын, кулланылышын билгеләү, диалогик сөйләмен, сорауларга җөмлә белән җавап бирү осталыгын үзләштерү өстендә эшләү.

Изображение слайда
23

Слайд 23

Изображение слайда
24

Последний слайд презентации: Балалар бакчасында ковробукны булдыру һәм куллану: Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Изображение слайда